Размер шрифта: a a a
Цвет сайта: a a a
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ ЗАНЯТОСТИ
Республики Татарстан
10.11.2020 г.

Волонтеры Пенсионного фонда помогут татарстанцам освоить электронные сервисы

Управление Пенсионного фонда по Ново – Савиновскому району г. Казани сообщает, волонтеры Пенсионного фонда Татарстана проведут с 9 ноября по 13 ноября акцию «За электронными услугами ВМЕСТЕ», в рамках которой будет оказана помощь в освоении электронных сервисов Единого портала государственных услуг.

Волонтеры татарстанского Пенсионного фонда научат пенсионеров, как посмотреть все установленные социальные выплаты, как подать заявление о переводе с одного вида пенсии на другую, и как получить справку о назначенной пенсии и др., не выходя из дома.

Кроме этого, объяснят будущим пенсионерам, как ознакомиться с выпиской о состоянии индивидуального лицевого счета и как получить справку об отнесении к категории предпенсионера.

Также родителям расскажут как подать заявление на распоряжение материнским капиталом.

«Одной из основных задач Пенсионного фонда всегда являлся полный переход на работу в электронном виде, чтобы все необходимые услуги татарстанцы могли получить, не выходя из дома. Именно для этого при поддержке Пенсионного фонда проводится целый ряд программ по повышению компьютерной грамотности старшего поколения. Данная акция, не исключение, и проводится в целях повышения информированности граждан, мы хотим научить каждого, получать услуги наиболее удобным способом. А если у пенсионеров останутся вопросы, то специалисты контакт-центра готовы на них ответить - достаточно просто позвонить по номеру 8-800-600-0-357», - отметил глава татарстанского Пенсионного фонда Эдуард Вафин.

Волонтеры Пенсионного фонда проведут обучение на гостевых компьютерах, установленных в залах приемов клиентских служб. Акция пройдет во всех управлениях Пенсионного фонда Республики. Обратиться можно в любое удобное время согласно графику работы, озвучив цель посещения.

Волонтеры Пенсионного фонда помогут татарстанцам освоить электронные сервисы

Пенсия фонды волонтерлары татарстанлыларга электрон сервисларны өйрәнергә ярдәм итә

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә. Акция кысаларында өлкәннәргә Дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Яңа Савин районы Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр. Болардан тыш булачак пенсионрларга шәхси лицевой счетның торышы белән танышу, пенсия алды категориясен раслаучы белешмә алу күнекмәләре дә өйрәтеләчәк. Программада Ана капиталыннан файдалану өчен гариза бирергә өйрәтү дә каралган.

“Халык пенсиягә кагылышлы сорауларны өйдән торып кына хәл итсен өчен эшне тулысынча электрон вариантта оештыру Пенсия фондының төп бурычларыннан берсе булып тора. Өлкән буын вәкилләренең компьютер грамоталылыгын күтәрү буенча төрле программалар Пенсия фонды ярдәме белән нәкъ шул максатны күздә тотып алып барыла да. Әлеге акция халык арасында мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату, өлкәннәргә мөстәкыйль рәвештә хезмәтләрдән җиңелрәк юл белән файдалану күнекмәләре булдыруны күздә тотып үткәрелә. Пенсионерларны кызыксындырган сораулар туган очракта аларга контакт-үзәк белгечләре җавап бирәчәк. Моның өчен 8-800-600-0-057 номеры буенча шалтыратырга гына кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдурд Вафин.

Пенсия фонды волонтерлары өлкәннәр белән клиентлар хезмәтләренең кабул итү залларына урнаштырылган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Акция Республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә үткәрелә. Нинди максат белән киләчәгегезне ачыклап, эш графигы кысаларында үзегезгә уңайлы вакытны сайлый аласыз.

Пенсия фонды волонтерлары татарстанлыларга электрон сервисларны өйрәнергә ярдәм итә
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa